2025 елның 11 гыйнварында күренекле шагыйрәбез, журналист Нәҗибә Сафина арабыздан китеп барды. Аны үз васыяте буенча, туган авылында – Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылы зиратына җирләделәр. Нәҗибә ханым милләте өчен янып яшәде, төрле чараларда ялкынлы чыгышлар ясады, татарларны битараф булмаска өндәде, үзеннән соң бай мирас – иҗат җимешләрен калдырды.
Бүгенге тапшыруыбызда без Нәҗибә Сафинаны искә алырбыз. Шагыйрәнең төрле елларда биргән интервьюлары, аның үз укуындагы шигырьләре безнең радио фондында саклана. Бүген сезгә шуларны җиткерербез.










