Халкыбызның бөек улларыннан берсе, танылган драматург, шагыйрь, прозаик һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулды. Бу уңай белән, хөрмәтле радиотыңлаучылар, без сезнең игътибарга “Күп кырлы талант иясе” дигән тапшыру тәкъдим итәбез. 1990 елда, Нәкый Исәнбәтнең әле үзе исән чагында ук әзерләнгән әлеге тапшыру аны әдип буларак та, галим һәм шәхес буларак та аны шактый ачык итеп күз алдына китереп бастыра.










