Бүген сүзебез никах турында булыр. Егетләрнең өйләнү, кыз баланың кияүгә чыгу төшенчәсен барыгыз да беләсездер. Балигълык яки гаилә кору яшенә ирешкән кешеләр арасында гаилә мөнәсәбәтләренең корылуы дәүләт оешмасы, ягъни ЗАГС тарафыннан рәсмиләштерелә. Никахлашу нәтиҗәсендә шәхесләрнең бер-берсенә һәм бер-берсенең ата-аналарына, балалары булганда – аларга карата да хокуклар һәм җаваплылык барлыкка килә. Шартлары җәмгыять тарафыннан билгеләнә, күпчелек илләрдә никахлашу акты гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе яки охшаш дәүләт органнары тарафыннан теркәлә һәм яңа гаилә коручыларга никахлашу турында таныклык тапшырыла. Узган ел илебездә Гаилә елы булуын истә тотып, игътибарыгызга “Иске Таш” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.










