Игътибарыгызга “Күрше хакы” тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Без аны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Хәерле сәгатьтә булсын!
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, без сезне күпмилләтле республикабызда күрше хакын хаклап, дус-тату, бердәм яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыруыбызны дәвам иттерәбез. Күрше хакын хаклап дип әйтүебез юкка түгел, алар үз телләреннән тыш, бик күп татар кешеләрен дә көнләштерерлек дәрәҗәдә татар телен дә белә, аны көндәлек тормышта кулланып гомер итәләр.










