Бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый, үзенчә бәяли. 60 елдан артык бер урында эшләгән, 60 елдан артык яраткан хатыны белән балалар үстереп, олыгайган көннәрендә бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән парлар шулай ук бәхетле, минемчә. Бүген сүзебез тыңлаучыларыбыз яхшы белгән Таҗетдиновлар гаиләсе турында. Россиянең халык артисты, Татарстан һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновны, аның Галиәсгар Камал исемендәге театрдагы иҗатын белмәгән кеше юктыр мөгаен. Ә менә аның белән 60 елдан артык бәхетле булып яшәгән, күренекле актерга иҗатында ярдәм иткән Мәскәү кызы Рәйсә ханым турында белүчеләр сирәктер дип уйлыйм.
Узган ел 16 октябрьдә халкыбызның яраткан артисты бакыйлыкка күчте. Сәнгать остасын җирләп, 4 ай да үтмәде, шушы көннәрдә Рәйсә ханым да вафат булды. Бер җан, бер тән булып, бәхетле гомер кичергән бу парның урыннары җәннәттә булсын дип, моннан 12 ел элек ясалган язманы кабатлап тапшырабыз.










