«Илһамга мәдхия». Әдәби-музыкаль композиция.
Бүген, 15 февраль – татар халкына бөек улларны биргән көн. Бөек Ватан сугышында кулына корал тотып кына калмыйча, каләме белән дә көрәшкән каһарман-шагыйрь Муса Җәлил, һәм Җир шарына татар моңнарын тараткан, елаткан да, юаткан да моң падишаһы – Илһам Шакиров дөньяга килгән көн бу!
Бүгенге тапшыруыбызны без шагыйрьләребезнең сөекле җырчыбызга багышлап язылган шигырьләреннән төзедек. Без аны “Илһамга – мәдхия” дип исемләдек. Шигырьләрне К.Тинчурин ис. Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Салават Хәбибуллин укый.









