Бүгенге тапшыруыбыз “Яңа исем” иҗат лабораториясенең йомгаклау тантанасына багышланачак. Без әлеге проектның эшчәнлеген радиобыз аша даими яктыртып килдек. Шуңа сезгә дә йомгаклау кичәсе белән танышу кызык булыр дип уйлыйбыз.
“Яңа исем. Хәтер” дип аталган әдәби-музыкаль кичә 11 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә урнашкан “Моң” театр мәйданчыгында уздырылды. Биредә лабораториянең остазлары, яшь авторлар, Кариев театры артистлары, яшь музыкант Айдар Абдрахимов һәм башкалар катнашты.
“Яңа исем” иҗат лабораториясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Казан утлары” редакциясе базасында үткәрелде. Шулай ук проектны оештыруда Татмедиа ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты да катнашты. Лабораториянең җитәкчесе – язучы, журналист Гөлүсә Закирова.
Әсәрләрне тамашачылар хозурына Кариев театры артистлары Инсаф Хәләүтдинов, Алсу Шакирова, Энҗе Яруллина һәм Айрат Шамс тәкъдим итте. Сценарий авторы Ләйсән Исхакова, режиссер Булат Гатауллин.
Йомгаклау кичәсендә яшь язучылар Зөләйха Камалова, Рәфидә Галимҗанова, Ихтыяр Кыямов, Таңчулпан Гыйләҗева, Айзат Вахитов катнашты. Биредә Светлана Мөхәммәдиева, Ильяс Хаҗиев, Таңчулпан, Айгөл Шәйхелисламова, Ләйсән Галәветдинова, Рәфидә Галимҗанова һәм Зөләйха Камалова әсәрләре яңгырады.
Шулай ук бу кичәдә “Казан утлары” журналы уздырган “Оясында ни күрсә…” әдәби конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.









