“Җырым белән җиңдем дошманны”. Фронтовик язучылар язмалары.
Бүген – 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне.
Сугыш чоры татар шигъриятен – Солдат шигърияте диләр. Советлар Союзы дигән илне азат итү өчен сугыш башлангач, татар язучыларының күпчелеге иң алгы сызыкка, аяусыз көрәш барган жиргә юнәлде. Жиңү таңы атканда батырларның бик күбесен көтеп ала алмаганнар. Байтакларының исемнәре исә, данга күмелсә дә, еллар аша бик урау юллар белән кайтты. Шунысы кызганыч, без бу әдипләрнең якты истәлекләрен онытмаска тырышсак та, дөнья һәм дөньядагы вәзгыять үзгәреп, аларның исемнәре дә, ижатлары да вакытлар үтү белән еллар томаны артында кала бара.
Бүген без радиобыз фонотекасында сакланган берничә язма белән танышып үтәрбез. Сүз уңаенда шагыйрьләребезнең сугышчан юллары белән дә танышырбыз.









