Без сезнең игътибарга шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим әсәре буенча эшләнгән “Соңгы чиктә” дигән радиотамаша тәкъдим итәбез. Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкаралар. Радиотамаша Татарстан радиосы студиясендә режиссер Фәрит Җәләй, тавыш операторы Гөлсинә Дәүләтшина, мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан 1994 елда магнитофон язып алынган.










