ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Күрше хакы» тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Бу чыгарылышта сүз рус әдәбиятында ата-бабалары татар булган язучылар һәм рус милләтеннән булып татар мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләр турында сүз барачак. Тапшыруның икенче өлешендә без Әгерҗе районы Кырынды авылында гомер итүче Светлана-Альфред Нәфыйковларда кунакта булырбыз.









