Композитор Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты премьерасына 80 ел.
Тагын берничә көннән – 2025 елның 12 мартында тарихи вакыйгага көтелә. Композитор Фәрит Яруллин иҗат иткән атаклы “Шүрәле” балетының беренче тапкыр сәхнәдә куелуына 80 ел тула. Игътибар итегез, 80 ел! Димәк, Бөек Җиңү белән бер яшьтә.
“Шүрәле” милли балет өлкәсендә беренче карлыгач булуына карамастан, бүгенге көнгә кадәр татар музыкасында аңа тиң әсәр юк кебек. Сүзебез композитор Фәрит Яруллин һәм аның легендар балеты турында.









