Кайвакыт күләмле проектлар итеп уйланылган матур башлангычлар озын гомерле булмый, популярлык казана алмый. Сәбәпләре төрле, әлбәттә. Шул ук вакытта әллә ни югары максатлар куймыйча, кыюсыз гына башланып киткән эш-гамәлләр шактый киң тарала, нәтиҗәле була. Бүгенге тапшыруда без шундый уңышлы берничә чара турында сөйләп китәрбез. Аерым алганда, сез Казанның 4 нче интернет-гимназиясендә үткәрелә торган “Асылташ” конкурсы һәм Чаллыда берничә ел рәттән оештырыла торган урам чаралары турында әңгәмәләр ишетерсез.










