Әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани шигырьләреннән төзелгән әдәби композиция.
Танылган әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахманиның күптән түгел “Кояшлы төркият” дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Юбилее уңаеннан чыгарылган әлеге китап авторның гадәти шигырьләр җыелмасы гына түгел, ул лирик геройның бүлектән бүлеккә күчеп катлаулана барган хис-кичерешләренә, яшәү тәҗрибәсенә, фикер-фәлсәфәсенә таянып үскән милли үзаң эволюциясен чагылдыра. Анда шулай ук төрки-татар культурасының уртак хәзинәсе – барча дөнья халыклары педагогикасы өчен кабатланмас рухи кыйммәткә ия “Хаклар йолдызлыгы” поэтик трактаты урын ала.
Равил Рахмани – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филолгия фәннәре кандидаты. Гыйльми эшчәнлеге әдәбият теориясенә, татар балалар шигъриятен өйрәнүгә, фольклорга, ХХ гасыр әдәбиятына багышланган. 700 татар әдибе турында ике томлы «Әдипләребез» исемле белешмәлекнең автордашы. «Кыйбла» исемле нәшрият ачып, татар телендә дин китапларын башлап чыгаручы.
Ул – Абдулла Алиш, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты.
Хәзер, хөрмәтле тыңлаучылар, без сезне Равил Рахманиның “Кояшлы төркият” исемле китабына кергән шигырьләрдән төзелгән әдәби композиция тыңларга чакырабыз. Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.









