Бездә кунакта – “Мәдәни җомга” газетасы.
Быел яз иртә килә, дип шаккатабыз. “Мәдәни җомга” газетасының кайнарлыгы сәбәпче булмады микән моңа? Чыннан да, инде ел башыннан бирле газета редакциясендә эш кайнап, ялкынланып, гөрләп тора. Газетаны ачып укый башласаң да, аның рәсми сайтына керсәң дә, ВКонтакте, Телеграм социаль челтәрләрендәге төркемнәренә юлыксаң да – аерылып булмый.
“Мәдәни җомга” газетасы шушы кыска гына вакыт эчендә республикабызда кайнап торучы әдәбият, мәдәният, сәнгать тормшының чын мәгънәсендәге бер елъязмасына әверелде.
Менә шуларны күрептер инде, таңылаучыларыбыз арасыннан, газета редакциясе белән эфирда очраштыруыбызны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булды.
Хәер, үзебез дә шуны уйлап тора идек, чөнки “Мәдәни җомганың” оешуына 30 ел тулып килә бит. Шушы датага ничек әзерләнүләрен, нәрсәләр планлаштыруларын үзебезнең дә беләсе килеп йөри иде. Тыңлаучыларыбызның үтенече бу очрашуны тагы да тизләтеп җибәрде.









