Татарстан республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты узган ел илебездә Гаилә елы билгеләп үтелүен һәм быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы булуын күздә тотып, “Тарихта без эзлебез” дигән республика шәҗәрәләр фестивален үткәрде. Узган атнада Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә республикабыз башкаласындагы гаиләләр арасында шәҗәрәләр фестиваленең сайлап алу ярышлары үткәрелде. Тапшыруда шушы чарадан репортаж бирелә.










