Сезне “Музыкаль хәзинәләр” дигән циклдан чираттагы тапшыру тыңларга чакырабыз.
Радиобыз фондында халкыбызның күренекле композиторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Михаил Глинка һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Фасил Әхмәтовның дистәләрчә җырлары, романслары, инструменталь һәм симфоник әсәрләренең язмалары саклана. Алар белән бер рәттән Фасил Әхмәтовның иҗатына багышланган, яисә юбилейлары уңаеннан әзерләнгән төрле тапшырулар да бар. Хәзер без игътибарыгызга әнә шундый тапшыруларның берсен тәкъдим итәбез. Ул моннан күп еллар элек, 1995 елда, композиторның 60 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән булган. Тапшыруның авторы Рафис Әхмәтов, режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова әлеге радиочеркны Фасил Әхмәтовның популяр җыры исеме белән “Мин гармун булыр идем” дип атаганнар. Текстны күренекле артистыбыз Ренат Таҗетдинов укыган. Рәхим итеп тыңлагыз.









