Бүген – Җир йөзендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Рамазан гаете. Тоткан уразаларыбызның кабул булуына өмт итеп, җаннарыбыз сафланып, калебләребез нурланып килеп җиттек без шушы көнгә. Шуңа күрә дә, бәйрәмне котлап, игътибарыгызга язучы Айдар Хәлимнең “Калеб яратылганда” исемле нәсерен тәкъдим итәрбез. Аңа кадәр “Безнең календарь” сәхифәсендә иртәгә башланып китәчәк яңа атнада көтелгән истәлекле вакыйгаларга күз салырбыз.









