Яңадан торгызылган мәчетләрнең берсе Иске Татар бистәсендә урнашкан «Әл-Мәрҗани» мәчете. Түбәне һәм фасадны ремонтлау, нигезне ныгыту эшләре төгәлләнгән. Тарихи интерьер һәм киртәләр торгызылган, шулай ук инженерлык челтәрләре яңартылган. Төзекләндерү шулай ук Мәҗит Гафури урамындагы «Иске таш» мәчеткә дә кагылды. Биредә цоколь һәм фундаментның кирпеч өлешен яңарттылар, манара, түбә һәм фасад тулысынча торгызылды. Яңартуның өченче объекты булып Кызыл Татарстан урамындагы Яңа бистә (Ак) мәчете тора. Бүгенгә барлык өч мәчет тә торгызылган һәм үз мәхәлләләрен кабул итә.









