Мәрьям Рахманкулова иҗатына багышланган тапшыру.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга “Татарстан радиосының алтын фондыннан” исемле сәхифә тәкъдим ителә. Һәм без сезне халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Мәрьям Рахманкулованың иҗатына багышланган концерт-очерк тыңларга чакырабыз. Тапшыру 1992 елда әзерләнгән һәм аны радиобызның ул вакыттагы дикторы Данил Ибраһимов алып барган. Шулай ук сез инде бакыйлыкка күчкән шәхесләр — Татарстанның халык артисты Усман Әлмиевның һәм сәнгать белгече Зәйнәп Хәйруллинаның Мәрьям Рахманкуловага кагылышлы истәлекләрен ишетерсез.









