«Данлы көннәр кайтавазы”. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына.
Бүген игътибарыгызга Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чираттагы тапшыру тәкъдим ителә. Һәм хәзер без сезне язучы Дания Гайнетдинованың “Тальян моңы яки сукачы малайлар” дигән хикәясен тыңларга чакырабыз. Сугыш чоры балалары кичергән газаплы тормыш һәм аларның эчке кичерешләре турындагы әсәр. Аны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров укый.









