Татарстан дулкынында”. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар.
Җиһанда яз тантана итә. Яңарыш, якты хисләр, шигърият фасылы! Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның нәкъ менә апрель аенда дөньяга килүе дә – очраклы гына булмагандыр.
Быел, 27 апрельдә, без аның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Ул көнне Галиәсгар Камал театрының яңа бинасы янына шигырият һәм Туган тел бәйрәменә җыелырбыз. Һәм шунда Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең быелгы лауреатлары игълан ителер.
Кемнәр соң алар, шушы мәртәбәле исемгә өмет тотучылар? Тапшыруыбызда кандидатларның үзләре һәм аларның иҗатлары белән танышып үтәрбез.









