“Татарлар: Үз өемдә – үз көем”.
Яр Чаллы — Татарстан Республикасының төньяк- көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан. Татарстан шәһәрләре арасында зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында тора. Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км. Яр Чаллы шәһәре 1930 – 1976 елларда Тукай районы үзәге булып тора. “Татарлар: үз өемдә — үз көем” тапшыруының бүгенге чыгарылышы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезгә багышлана.









