“Татар һәвәскәр композиторлары антологиясе” авторлары белән очрашу.

Һәвәскәр композиторларны туплаган, аларның иҗатына багышланган антология 2005 елда языла башлый. Быелның мартында Татар һәвәскәр композиторлар антологиясе дөнья күрә. Анда 194 композитор турында мәгълүмат, җырлары кертелгән. Тапшыруыбыз кунаклары — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, һәвәскәр композиторлар берлеге рәисе Риф Гатауллин һәм педагогика фәннәре кандидаты Мөршидә Гатауллина.









