“Танышлар белән танышу”. Тәлгать Хаматшин.
Бүгенге тапшыруыбызның баш каһарманы Сезгә яхшы таныш шәхес. Озак еллар Татарстан радиосының йөзе булган, Татарстанның алтын тавышы, халык артисты Тәлгать Хаматшин. Ул шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Тапшыруыбыз башында ук без аны Татарстан радиосының миллионлаган тыңлаучылары исеменнән күркәм юбилее белән котлыйбыз, дөньядагы иң изге, иң матур теләкләребезне юллыйбыз, исәнлек-саулык, имин тормыш телибез. Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышы өч дистә елдан артык Татарстан радиосы дикторы булып эшләгән Тәлгать Гали улы Хаматшинның туган көненә багышлап әзерләнде.









