“Татарлар: Үз өемдә – үз көем”. Теләче районы.
Теләче районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, Казаннан 78 чакрым ераклыкта урнашкан. Район Питрәч, Арча, Саба, Мамадыш, районнары белән чиктәш, 1160 кв. км мәйдан били. Район территориясендә Мишә елгасы ага. Теләче районы аша Казан – Теләче – Байлар Сабасы, Казан – Теләче – Мамадыш, Казан – Яр Чаллы, Теләче – Арча юллары уза.
Районда 13 мең 600 кеше яши, шуларның 88 проценты – татарлар, 10 проценты – руслар, калган өлешен башка милләт кешеләре тәшкил итә.
«Татарлар: үз өемдә — үз көем» тапшыруының бүгенге чыгарылышы Теләче районында яшәүче милләттәшләребезгә багышлана.









