Тапшырубызның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга “Татарстан радиосының алтын фондыннан” исемле сәхифә тәкъдим ителә.
1980 еллар ахырында безнең радио, бертөркем галимнәр белән берлектә, “Мирас” исемле тапшырулар циклы әзерләгән иде. Хәзер сез әнә шул тапшыруларның берсен – циклның кереш өлешен ишетерсез.
Мөхәррире – Рөстәм Акъегет, режиссеры – Госман Әхмәтҗан.
Циклның бу чыгарылышында фольклор фәненең танылган ике галиме – Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илбарис Надыйров белән фольклор һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фатыйх Урманчеев катнашкан.









