Татар әдипләренә багышланган «Лакуна» лекцияләр циклы турында авторы, шагыйрә Луиза Янсуар белән әңгәмә.
Язучы Шәриф Камал мемориал музей-фатирында, ягъни Татар китабы йортында күренекле татар язучыларына һәм әдипләренә багышланган «ЛАКУНА» дип исемләнгән лекторийлар циклы башланып китте.
“Лакуна” дигән лекцияләр циклында сүз әдәби-мәдәни мохиттәге бик күп тармаклар һәм өлкәләрдә «бушлыклар», «ак таплар» турында барачак. Соңгы елларда, буыннар, мәдәни концептлар, контекстлар арасында бәйләнешләрнең өзелүе, мәгънәләрнең юылуы, хәтта ки югалуы күзәтелә. Татар китабы йорты һәм шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече (филология фәннәре кандидаты) Луиза Янсуар татар классикасы һәм заман әдәбияты турында лекторийлар курсы башлап җибәрде.
Беренче очрашу 1 апрель көнне тууына 90 ел тулган һәм татар дөньясында вафатыннан соң әллә ни искә алынмаган, әмма иҗаты белән бик зур эз калдырган шәхес – Роберт Әхмәтҗановка багышланган иде.
Анда без дә булдык һәм лектор Луиза Янсуар, татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин белән сөйләшеп кайттык.









