“Татарлар: Үз өемдә – үз көем”. Биектау районы.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар! “Татарлар: үз өемдә – үз көем” тапшыруының бүгенге чыгарылышы Биектау районында яшәүче милләттәшләребезгә багышлана. Биектау районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мари Республикасы, Арча, Әтнә, Питрәч, Яшел Үзән районнары һәм Татарстан башкаласы Казан белән чиктәш. Районның мәйданы 1702 квадрат километрны тәшкил итә. Административ үзәге – Биектау тимер юл станциясе поселогы. Монда Казан — Свердловск линиясендә башкалабызга иң якын тимер юл станциясе урнашкан. Районда – 25авыл җирлеге, 124 торак пункт исәпләнә.
Биектау районында 9 герой бар. 6сы — Бөек Ватан сугышында катнашкан, 2се — Хезмәт герое, һәм 1се — 3 мәртәбә дан ордены кавалеры. Казан ханлыгы чорында Биектау авылы Байгыш дип аталган, соңрак, якынча 16 гасырда, авылга “Рождественское” дигән исем бирелә. Ә 17нче гасырның икенче яртысыннан район хәзерге исеме — Биектау дип йөртелә башлый.









