Игътибарыгызга “Татарстан радиосының алтын фондыннан” исемле сәхифә тәкъдим ителә. Сүз бара торган вакыйга әле генә булган кебек. Ләкин ул инде тарих битләренә кереп калган икән. 2019 елда яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концерт залында үзенең иҗат кичәсен үткәргән иде. Аннан соң инде күпме сулар акты, күпме утлар янды, 2020 елда Хәмдүнә Тимергалиева үзе дә бакыйлыкка күчте. Җырлары күңелләрдә яшәп калды. 2019 елга караган әлеге тапшыру да, үткәннәрдән бер истәлек булып, радиобыз фондында саклана. Хәзер сез әлеге кичәнең беркадәр кыскартылган вариантын тыңларсыз.









