1 май көнне аксакал язучыбыз, әдип Вакыйф Нуруллин үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 90 яшьлеген билгеләп үтте. Моннан берникадәр вакыт элек, төгәлрәк итеп әйткәндә, язучының “Шинельсез солдатлар” әсәре буенча Татарстан радиосы өчен радиоспектакль әзерләгән көннәрдә без Вакыйф аганың үзе белән әңгәмә корган идек. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Вакыйф Нуруллин бүген дә каләмен ташламый. Көндәлек матбугат, яңа чыккан китаплар белән дә танышып бара. Туган көне белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, бәрәкәтле гомер теләп, без шушы әңгәмәне кабат хәтердә яңартырга булдык.









