“Татарлар: Үз өемдә – үз көем”.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Игътибарыгызга «Татарлар: үз өемдә — үз көем» тапшыруының махсус чыгарылышын тәкъдим итәбез. Ул агымдагы елның 16-18 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда узган «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия форумы уңаеннан әзерләнде. Форум, Россиянең барлык почмакларыннан имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм экспертларны берләштерде. Бүгенге тапшырубызның каһарманнары – Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче дин әһелләре, форум делегатлары. Әңгәмәдәшләребез: Белоруссия мөфтие Әбубәкер хәзрәт Шабанович, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Пенза өлкәсе баш имам-ахуны Ислам хәзрәт Давыдовның урынбасары Таһир хәзрәт Шангареев, Оренбург өлкәсе мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин.









