Композитор, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фасил Әхмәтовның тууына 90 ел.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Россиянең Михаил Глинка, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, күренекле композитор Фасил Әхмәтов тууына 90 ел.
Татарстан радиосы шушы уңайдан берничә тапшыру әзерләде. Ә бүген исә, шушы циклга кереш рәвешендә, фонд язмаларына мөрәҗәгать итәрбез.
1990 елларда әзерләнгән бу тапшыру концерт- очерк жанрына карый. Аның авторы – композиторның бертуган энесе, танылган шагыйрь һәм галим Рафис Әхмәтов. Ул язган текстны күренекле актер, Россиянең Халык артисты Ринат Таҗетдинов укыган. Режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова аны тапшыру рәвешенә китергән. Алар әлеге радиочеркны Фасил Әхмәтовның популяр җыры исеме белән “Мин гармун булыр идем” дип атаганнар.









