Күренекле актриса, Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая иҗатына багышлана.
Күптән түгел генә, 21 май көнне, Татарстанның халык артисты Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкаяның тууына 120 ел тулды.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышы татар мәдәнияте тарихында якты эз калдырган, 19-20нче гасыр татар зыялылалырының матур үрнәге булган, Мөхәммәтгариф улы Габдулланы бөек шагыйрь Габдулла Тукай итеп үстергән гаилә — Мотыйгулла хәзрәт нәселе турында, шулай ук милли сәнгатебездә сәхнә йолдызлары булып балкыган, Мотыйгулла хәзрәт балалары — танылган җырчы, журналист, нашир Камил Мотыйгый һәм күренекле опера җырчысы, Татарстанның халык артисты Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая-Төхватуллина турында.









