“Мирас”. Балалар фольклоры.
Бүген безнең планетабызда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Балаларны халыкара яклау көне.
Тапшыубызда нәкъ менә балалар фольклоры турында сөйләүче бер язма тәкъдим итәбез. 1990 елларда радиобызның мөхәррире, шагыйрь Рөстәм Фәйзуллин, күренекле фольклорчы галим Илбарис Надыйров белән берлектә, “Мирас” исемле тапшырулар циклы әзерләгән иде. Хәзер сез тыңлаячак язма менә шул циклга карый. Тапшыруда тагын бер фольклорчы галим Рәшит Ягъфәр дә катнашкан. Әйдәгез тыңлыйк, Бу тапшыру балаларны халыкара яклау көнендә балаларны төп яклаучылар – ата-аналарга, әби-бабайларга бездән бер бүләк булсын.









