Иртәнге чыгарылыш
Чүпрәле районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Быелның дүрт аенда Татарстаннан экспортка 4 миллион 900 мең доллар бәясе булган сөт продукциясе озатылган. Бу хакта Казанда II илкүләм сөт конгрессында Татарстан выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әйтте.
Ташкентта химия фәненнән Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Анда дүрт укучыдан торган Россия командасы өч алтын, бер көмеш медаль яулады. Шуларның икесе – Татарстан вәкилләре: Казанның 131 лиценнан Сәет Нургаянов белән 9 урта мәктәбеннән Азамат Шәрәфиев алтын медальгә лаек булды.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре белән килде. Ул кар барсын һәм экология системаларын саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнаша. Шулай ук рәсми очрашулар да булачак.
Казанда 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстан башкаласындагы 32 парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык кешеләр катнаша ала, иҗтимагый киңлекләр өчен республика Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «Татарстан Республикасы Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә була.
Республика Корбан Гаетенә әзерләнә. Иртәгә Казанда «Корбан-фест» бәйрәме оештырыла.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда Кар барсын һәм экология системаларын саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашты. Бу хөкүмәтара альянс Кар барсын саклау максатларында 11 ел элек төзелгән иде. Утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барсның мең еллар дәвамында татар халкының ата-бабалары өчен символ булуын искәртте.
Казанда 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстан башкаласындагы 32 парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык кешеләр катнаша ала, иҗтимагый киңлекләр өчен республика Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «Татарстан Республикасы Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә була.
Республика Корбан Гаетенә әзерләнә. Иртәгә Казанда «Корбан-фест» бәйрәме оештырыла.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнеханов Кыргызстан Президенты Садыйр Жапаров белән очрашты,Кар барсын һәм экология системаларын саклаубуенча глобальпрограммаидарәчекомитетыныңIXутырышындакатнашты. Бу хөкүмәтараальянсКар барсын саклау максатларында 11 елэлек төзелгәниде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын якынлашып килүче Корбан гаете белән котлап, мөрәҗәгать итте.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пензада Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнашты. Анда массакүләм спорт үсешен хокукый җайга салу, яшьләр өчен спорт инфраструктурасыннан файдалану мәсьәләләре каралды.










