БРИКС саммиты вакытында Казанның җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча эшләячәк. Шәһәр үзәге аша узучы кайбер автобус һәм троллейбус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәртелә.
Барлык үзгәрешләр белән шәһәр Мэриясе порталында һәм 223-28-28 кайнар линиясе телефоны аша җентекләбрәк танышырга мөмкин. Маршрутларны үзгәртү турындагы белдерүләр тукталыш павильоннарында да урнаштырыла. Казан урамнарында муниципаль парковкаларны бер атнага диярлек ябалар.
Урыннар БРИКС саммитын оештыручыларның аккредитацияләнгән транспортына бирелә. Чикләүләр 19нчы октябрьдән 25нче октябрьгә кадәр гамәлдә була. Бөтен шәһәр буйлап электросамокатларда йөрү тыела. Шулай ук масштаблы вакыйга узган көннәрдә шәһәрнең автомобиль юллары буйлап югары куркыныч тудыра торган матдәләр ташучы транспорт чаралары хәрәкәте һәм туктап торуы чикләнә.









