Буа районының Көнбатыш бистәсендәге урамнарга яңа юллар салына. Дала урамында әлеге эш азагына якынлаша, ә Исхакый урамында юл төзүчеләр эше нәкъ кызуында. Шактый тузган, тоташ сикәлтәлегә әверелгән юллар урынында яңа асфальт cалуның барышын хәбәрчебез дә күзәтте.
Бүген бистәнең Исхакый урамы техника гөрелтесенә күмелгән. Яңа юл салуга подрядчы оешма “Татавтодор” җәмгыяте филиалы берьюлы унике данә техника җәлеп иткән.
Әлеге урамда автомобиль юлы гаять искергән, урыны-урыны белән көчкә үтәрлек хәлгә килгән иде. Озак еллар ремонт күрмәгән юллардан йөргән халык бүгенге хәлгә сөенеп бетә алмый.
Юлчылар алдында әлеге урамда 520 метр арада яңа асфальт салу бурычы тора. Алар иске өслекне алып, яңасын җәяләр. Подрядчылар барысы да технология таләпләре буенча эшләнә, дип ышандыралар.
Юлчылар Исхакый урамында эшне атна-ун көндә тәмамларга планлаштыралар. Ә Дала урамында 520 метр арада асфальт түшәлгән инде.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Ләлә Зәйнуллина, Татарстан яңалыклары.









