Агымдагы елга карата үсеш беренче балага – 46 мең, икенчесенә 61 мең сум тәшкил итә. Ана капиталы акчасыннан 1 миллионнан артык кеше файдаланыр фаразлана. Февраль аеннан ана капиталы чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнә. Димәк, ана капиталының күләме беренче балага – 677 мең, әгәр гаилә беренче сабый туганнан соң ярдәмне алмаган булса, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итә.









