Ветераннар өчен музыкаль программа.
Радио тыңлаучы дуслар!
Сугыш, тыл, хезмәт ветераннарына, хезмәт алдынгыларына багышланган «Җырым белән сәлам юллыйм» тапшыруында котлаулар. Бүгенге программада Әлки районыннан 101 яшьлек сугыш ветераны Назыйм ага Фәхретдиновка, Чаллыдан тыл һәм хезмәт ветераны Гамир ага Юзеевка, Балык Бистәсе районыннан Әхмәтвәли ага Шәмсевәлиевка, Чүпрәледән мәгариф остазы Зоя Абязовага, Казандагы сугыш ветераннары госпитале медицина хезмәткәрләренә юллана. Аларны моңлы һәм дәртле җырлар белән котлыйбыз!









