“Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Теләчедә күчмә утырыш үткәрергә җыена. Ә киләчәктә шундый ук утырыш Башкортстанда да булачак. Болар хакында турыдан-туры элемтә тапшыруында татар хатын-кызлары Бөтендөнья хәрәкәтенең координация Советы рәисе, “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика җәмәгать оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
			









