Игътибарыгызга ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Татар радиоуниверситеты» тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Студиябездә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, тел белгече Ринат Таһир улы Сәфәров остазлык итә.









