Бүген без сезне, хөрмәтле тыңлаучыларыбыз, озак еллар бергә эшләгән, пенсия яшендә дә безнең коллективта эшен дәвам иттергән хезмәттәшебез – Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле режиссер, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, актер Госман абый Әхмәтҗанов һәм аның сөекле хатыны Кадрия апа белән эфирда кабат очраштырырга булдык. Алар гүр ияләре инде, әмма Госман абыйның хезмәттәшләре арасындагы дәрәҗәсе аларны һич тә оныттырмый. Бу көннәрдә хезмәттәшебезнең тууына 100 ел. Шул уңайдан без моннан берничә ел элек Кадрия һәм Госман Әхмәтҗановлар катнашкан “Пар канатлар” тапшыруын кабатлыйбыз.
			









