БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитына Казан кунакханәләренең номерлар фондын яңарттылар.
58 кунакхандә 7 меңгә якын бүлмә әзерләнгән. Хезмәткәрләр чит ил гражданнарын кабул итәргә әзер — һәр кунакханәдә инглиз телле персонал, ә аларның 20сендә хезмәткәрләр башка чит телләрне дә белә. Әзерлек кысаларында «Гостеприимство. Перезагрузка-2024. БРИКС» укуларында 1000нән артык кунакханә һәм ресторан җитәкчеләре , хезмәткәрләр, экскурсоводлар, туроператорлар катнашты. Кунакханәләрдә фасад, холл һәм ашханәләр яңартылган, 100 дән 250 квадрат метрга кадәр мәйданлы 14 яңа президент номеры төзелгән. Шулай ук кунакханәләрдә чит ил делегациясе башлыгын озата баручы югары дәрәҗәле кунакларны урнаштыру өчен 5 тән алып 15кә кадәр люкс-номерлар каралган.Казанда барлык кунакханәләр дә БРИКС саммиты көннәрендә чит ил делегацияләрен һәм кунакларын кабул итәргә әзер.
***
Казанда саммит көннәрендә вакытлыча юл чикләүләре кертелә, бу җәмәгать һәм шәхси транспортка кагыла.
Үзгәрешләр күбесенчә үзәккә, Хөкүмәт йорты, республика Дәүләт Советы, Югары суд, Казан ратушасы, Зур концертлар залы, мәдәният министрлыгы биналары тирәсенә кагыла. Театр урамы, Кремль, Лобачевский, Зур Кызыл, Карл Фукс, Карл Маркс, өлешчә Пушкин урамы. Бу урамнардан автобусларны күчерәчәкләр.
Шулай итеп, 10, 10а, 30, 35, 35а номерлары Вишневский һәм Назарбаев урамнары буйлап үзәккә кермичә, ә алга таба үз маршруты буенча Вахитов мәйданына кадәр бара.
22 һәм 89нчы номерлы автобуслар гадәттәгечә Ленин дамбасы буйлап түгел, ә Волгоград, Короленко урамы һәм Ямашев проспекты аша Адоратскийга борылып һәм «Миллениум» күпере аша бара. Ә 54 нче автобус Миллениум күпере буенча бармый. Ленин дамбасына борыла, алга таба тимер юл вокзалы елга вокзалына кадәр барып җитә. Шәhәр үзәгенә метро белән барырга мөмкин. Хәрәкәт аралыгы көчәя. Транспортта хокук саклау органнары һәм саммитның оештыру комитеты киңәше буенча икеләтә контроль. Шәһәр хакимияте чикләүләрне аңлап кабул итүне үтенә.
БРИКС саммиты Казанда 22 нче октябрьдән 24нә кадәр уза. Ул Россиядә быел иң масштаблы тышкы сәяси чара буларак кабул ителә. Саммитка чакырулар 38 дәүләткә җибәрелгән. 32 ил инде катнашуларын раслады, шуларның 24е югары дәрәҗәдә тәкъдим ителә.
Театр урамы, Кремль, Лобачевский, Зур Кызыл, Карл Фукс, Карл Маркс, Пушкин ур.
10, 10а, 30,
Вишневский ур.
К. Маркс ур.
Г. Тукай ур.
35, 35а
Вишневский ур.
К. Маркс ур.
Г. Тукай ур.
Бутлеров ур.
22, 89
С. Хаким ур.
Вишневский ур.
К. Маркс ур.
54
Вишневский ур.
К. Маркс ур.
Кәҗә бистәсе ур.









