Хөрмәтле радиотыңлаучылар, исегезгә төшерәбез, “Татар радиоуниверситеты” тапшыруында без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы да итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Узган тапшыруларда без зур бер тема башлап җибәргән идек. Туган телебезнең сүз байлыгын өйрәнәбез. Студиябездә филология фәннәре кандидаты, тел белгече, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Таһир улы Сәфәров остазлык итә.









