Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында без сезнең игътибарыгызга радиобызның алтын фондында сакланучы үтә дә кадерле бер язма тәкъдим итәбез.
Ул –танылган музыка белгече, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова тарафыннан 1990 еллар башында әзерләнгән тапшыру.
Сиринә ханым безнең радиода өч дистә ел хезмәт куйды. Хәзер дә киңәшләре, акыллы сүзе белән хезмәттәшлеген дәвам иттерә. Радиодагы 30 еллык иҗат гомерендә аның тарафыннан йөзләрчә тапшырулар, музыкаль программалар, радиоочерклар, интервьюлар әзерләнгән. Аларның күпчелеге бүгенге көнебездә архивыбызда күз карасыдай кадерләп саклана.
Хәзер тәкъдим ителәчәк язма шул ягы белән уникаль – ул Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Мөнирә булатова иҗатына багышлана һәм иң кадерлесе – анда җырчының үз тавышы – аның белән әңгәмә саклана.









