“Татарлар: үз өемдә — үз көем” тапшыруының бүгенге чыгарылышы Минзәлә төбәгенә багышлана.
Минзәлә муниципаль районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Башкортстан һәм Удмуртия чикләреннән ерак түгел, Татарстан башкаласы Казаннан 290 километр ераклыкта, Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Көньякта — Мөслим, көнбатышта – Тукай, көньяк — көнбатышта — Сарман, һәм көнчыгышта – Актаныш районнары белән чиктәш. Районның административ үзәге — Минзәлә шәһәре.
Район мәйданы 1919 квадрат километр.Минзәлә районы гербындагы төп фигура — алтын шоңкар кошы — тотрыклылык, интеллект, хөрмәт дигәнне аңлата.









