Теләчедә Ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, рәссам, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган “Яшь журналист» район конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алдан ук әйткән идек, әлеге конкурсны Теләче районының “Теләче” газетасы безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә III тапкыр үткәрә. Анда мәктәп укучылары, студентлар катнашты. Бүгенге тапшыруда бүләкләү тантанасыннан әзерләнгән реортаж тәкъдим итәбез. Ул Теләче район газетасы бинасында үтте.









