Хөрмәтле радиотыңлаучылар, исегезгә төшерәбез, “Татар радиоуниверситеты” тапшыруында без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы да итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме темаларына кагылдык. Алга таба безне тагын да зуррак һәм кызыклырак ачышлар көтә! Без бүген яңа бер зур тема башлап җибәрәбез! Мифология!
Студиябездә кунакта — филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры Ләйлә Хәсән кызы Дәүләтшина.
Безнең бүгенге программада:
1. Нәрсә ул миф?
2. Мифның әкият белән охшаш һәм аермалы яклары нидә?
3. Мифлар тудыру кешеләргә ни өчен кирәк булды икән?
4. Дөньядагы иң билгеле миф кайсы?









