«Моңлы бер җыр» спектаклендә иҗат иткән әлеге роле өчен Ринат Таҗетдиновка СССРның Дәүләт премиясе тапшырыла. Сәнгать юлына баскан чорында ук Бу егет безнең театр өчен туган”дип бәяләнгән яшь актер сәхнәдә 61 ел иҗат итә.
Ринат Таҗетдинов -Мәскәү дәүләт театр училищесын тәмамлап Камал театрында эшли башлаган щепкинчыларның берсе.
Иде дип еш әйтелде Ринат Таҗетдинов белән хушлашу мәрасимендә. Татарстнның беренче Президенты әле кайчан гына шушы сәхнәдә «Безнең арабыз – 6 ай. Ул әле минем энем генә дип әйткән иде.
Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату мәрасимендә чыгыш ясаган рәсми затлар иң әүвәл артистның якыннарының кайгысын уртаклашып, сабырлык теләде.
Ринат Таҗетдиновның җитәкчелек эшендәге осталыгы, бигрәк тә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе буларак россиякүләм театр тормышында һәрдаим катнашуы, мохтаҗ хезмәттәшләренә, яшь актёрларга һәм пенсионерларга ярдәм итүе искә алынды.
Абдулла ролендә Ринат Таҗетдинов, ә аның янәшәсендә Фәрит Бикчәнтәев — шагыйрь Габдулла Тукай ролендә. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 27 яшьтә үк лаек булуын якташлары исеменнән чыгыш ясаган Марат Гафаров искәртеп үтте.
Нәкъ менә “Гүзәлем , Әсәл” спектакледәге Ильяс роле өчен лаек була ул зур бүләкккә. Әле аннан тыш «Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты, “Дуслык” ордены кавалеры. Әмма нниди генә уңышларга ирешмәсен ул бик гади иде дип искә ала авылдашлары.
Барис Гафуров Кече Чынлы мәдәният сараена Ринат Таҗетдинов исемен бирергә вәгъдә иткән була. Вәгъдә иман узган ел туган авылындагы мәдәният сараена аның исеме бирелде.
Шыгырым тулы залда һәркем Ринат абыйның тамашачысы.
Ринат Таҗетдинов аннан соң сәхнә юлын сайлаган буын артистлары өчен дә үрнәк иде.
Дуслары, якыннары Ринат Таҗетдиновка Таҗи дип “эндәшә иде”. Үзе арабыздан китсә дә, Ринат Таҗетдинов чын мәгънәсендә татар театрының таҗы булып калды.
Мөршидә Җиһан, Ренат Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.









