Бу көннәрдә радио коллективы зур югалту кичерә. 30 ел гомерен радиога багышлаган, кабатланмас тапшырулар әзерләгән хезмәттәшебез, танылган шагыйрә һәм прозаик, җырлар авторы, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова кичә, 21нче октябрьдә, мәңгелеккә арабыздан китте. Үзеннән соң ул радио фондында кыйммәтле әдәби һәм журналистик мирас калдырды. Бүгенге “Татарстан дулкынында” тапшыруы да аның чираттагы күңелен биреп әзерләгән эше… Киңкырлы талант иясе турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр…
Тапшыруыбыз кунагы язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова белән әдәби иҗат турында сөйләшәбез.










